Метео бәйлелектән арчан (вереск) үләне ярдәм итәр.
Метео бәйлелектән арчан (вереск) үләне ярдәм итәр. Бу һава торышының үзгәрүенә сизгерлек югары булганда иң нәтиҗәле чараларның берсе. Арчан үләнен аптекадан да сатып алырга мөмкин. 1 аш кашык кипкән арчан үләненә 0,5 литр кайнар су салырга һәм кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан соң термоска салырга һәм 3 сәгать төнәтергә. Атна дәвамында көнгә 2 тапкыр 1/4 стакан эчәргә. Икенче атнадан дозировканы арттырырга һәм көненә 3 тапкыр 1/2 стакан эчәргә. һәрвакыт төнәтмәгә бераз бал өстәргә. Мондый дәвалауның беренче атнасыннан соң ук хәл яхшырачак. Магнит давыллары фаразланса, төнәтмәне алдан ук кабул итәргә кирәк.