Бик куп килә бу рецептны сорап хатлар. Сезгэ үзем тозлаган скумбрия балыгын тозлау рец... — 22 июня 2026 г. в 04:16:49.531
Бик куп килә бу рецептны сорап хатлар. Сезгэ үзем тозлаган скумбрия балыгын тозлау рецепты куям. Бик тә яратабыз балыкны. Сез дә ясап карагыз. Җәй коне тәмле балык кибетлэрдэн табып та булмый бит эле. Киттекме. Кибеттэ матур , зур, симез скумбрия балыгын сайлап алабыз. Иң элек 2 литр суны кайнатырга куябыз, салабыз 8 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы чәй(коры, заварка), учлап суган кабыгы, кайнатабыз, суытабыз суны. 4 скумбрия балыгын ( юылган, эче чистаны) 3 литрлы банкага башын аскы өлешкә каратып куябыз, суынган суны балык өстенә коябыз(, чәй чүбен , суган кабыгын сөзеп калдырабыз), балыклар су белән капланырга тиеш, тулып җитмәсә, кайнаган салкын су белән өстәгез.. 2-3 көндә бердигән копчёной скумбрия балыгы сезнең өстәлегездә булачак. 3 коннэн балыкны алып мин тонгэ аны асып куям артык суын агызырга. Шулай итсэн, кибетнекеннэн аерылмый. Нәкъ копченый балык була инде. Миннэн киңәш: кибеттан балык алганда зуррагын алырга тырышыгыз. Гарнирга духовкадаГы кабыклы бэрэнге хэм узебез жыйган маринадланган гомбэлэр. Тэмле булсын!

