Тәмле синнабоннар бездә бүген🍂🍁
Тәмле синнабоннар бездә бүген🍂🍁 РЕЦЕПТ Камыр өчен: - он 580 гр - җылы сөт 250 мл - коры чүпрә 7 гр - шикәр комы 80 гр - ак май 80 гр - йомырка 2 шт - тоз 2/3 калак Начинка: - шикәр комы 120 гр - йомшак ак май 90 гр - корица төелгәг 13 гр Помадка: - творожный сыр 170 гр - йомшак ак май 40 гр - шикәр комы 100 гр Камыр басабыз! 1-1,5 сәг күтәрелә. Начинка өчен: шикәр комын корица белән алдан бутап куябыз! Камырны җәябез, ак май сөртәбез, корица-шикәр сибәбез. Рулет итеп төрәбез. 12 өлешкә кисеп, табага утыртабыз. 40-50 минут янә җылырак урында күпертеп алабыз. Аннары 170-180 гр пешереп алабыз. Ул арада помадканы әзерләп куябыз. Пешеп чыгуга кайнар килеш помадканы ягабыз! Бик тәмле чыга! Мин үзем корица яратучы кеше түгелмен, корицаны киметеп сиптем! Бик ошады!