Тәмле пирог рецепты — 19 июня 2026 г. в 13:32:55.249
Тәмле пирог рецепты Камыр өчен: 1 стакан җылы су 100 гр ак май(эретелгән) 2 аш кашыгы песок 1 чәй калагы тоз 2 йомырка 1 калак чүпрә(мин 1 аш кашыгын тигезләп салдым) Он. Суга, песок, чүпрә салып болгатабыз. 15 минуттан,тоз, йомырка, эретелгән май, он салып камыр басабыз.Басып бетергәндә 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае салып яхшылап басып бетерәбез.Камыр, йомшак үзле булырга тиеш.Камырны җылы урынга куеп кабартабыз. Эчлек өчен: Кызыл эремчек(корт) не җәеп, Сгущенка(Сгущенканы пакеттан, яки конд.мешоктан йөгртеп, агызып чыгабыз чама белән) Әстерхан чикләвеген ваклап өстенә сибәбез. ©Айзилә Рахматуллина

