Җиләкле галета (ачык пирог)— 30 минутта! 🥧 — 19 июня 2026 г. в 11:36:42.290
Җиләкле галета (ачык пирог)— 30 минутта! 🥧 Гүзәл Миңнехановадан тиз әзерләнә торган, җиңел рецепт: ✅ Камыр: 170г он + 90г май (уып) + тоз + 4 кашык салкын су, шикәр өстәргә була. Басабыз да 30 минутка суыткычка куябыз ✅ Эчлек: Җимешләрне (груша, нектарин, алма , теләсә нинди җиләк салырга була) турыйбыз + 1 ч.к. крахмал + 2 аш к. шикәр. ✅ Җыябыз: Камырны җәергә, уртасына — эчлек, читләрен бөгәргә. ✅ Фишка: Читләрен йомырка сарысы белән сылап, шикәр сибәргә. 🔥 Духовкага: 180-200° — 20-30 минутка. Туңдырма белән ашарга киңәш итәм! 🍦😋

