Мич коймагы яратучылар өчен менә дигән рецепт миннән! — 27 июня 2026 г. в 07:30:46.751
Мич коймагы яратучылар өчен менә дигән рецепт миннән! Камыр өчен кирәк: 1. 500 гр сөт һәм 500 гр су 2. 2 йомырка 3. 2 аш кашыгы майонез 4. 2 аш кашыгы сыек май 5. 1 аш кашыгы чамасы тоз өймичә 6. 3 аш кашыгы шикәр комы 7. 1 пачка кечкенә чүпрә яисә чи чүпрә 8. Он Күп пешермәсәгез , киметеп ясагыз. Мин дә ярты рецепттан ясыйм күп очракта. Коймак камыры куе каймак кебек булырга тиеш. Табаны газ өстендә кыздырабыз, аннары бераз май салып, коймакларны салып чыгабыз. Коймакны асты кызганчы башта табада пешерәбез, аннары табаны грильле духовкага куеп, өсте кызарганчы тотабыз! Духовкадан алгач, майлыйбыз.Мичтә пешмәсә дә, тәме нәкъ мич коймагыныкы кебек була ! Тәмле булсын! Сезнең Лилиягез

