Таския Вагизовадан кыяр тозлау рецепты😍😋 — 5 июля 2026 г. в 17:09:52.445
Таския Вагизовадан кыяр тозлау рецепты😍😋 Стериль банка төбенә укроп, керән яфрагы, кара борыч, сарымсак, (аның урынына уклары да ярый) салып, кыярны (эре булсалар, турыйбыз) тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып, суынганчы каплап торам. Рассол: 2 литр су, 150-200 гр томат пастасы, 120-150 гр песок, бер олы аш кашыгы өемләп тоз, 150 мл гр уксус салып кайнатып чыгарырга. Банкадагы суынган суны түгеп, рассол салып, стериль капкач белән боргычлап, одеял астына әйләндереп куябыз. БИК тәмле рецепт, кыяр кетердәп тора, формасын саклый, артык җебеми. Безгә ошый! ©Йорт. Бакча. Рецептлар

