Иртәнге аш - ләвәшле йомырка тәбәсе рецепты — 14 июля 2026 г. в 06:07:05.814
Иртәнге аш - ләвәшле йомырка тәбәсе рецепты Шул ук ингредиентлар белән ике төрле тәбә пешерергә була. Ингредиентлар: 2 түгәрәк ләвәш, 2 йомырка, яшеллек (укроп, петрушка), тоз, борыч, 50-60 грамм каты сыр, 1 помидор, үсемлек мае. Эчлек ясау өчен ләвәштән кала барлык ингредиентларны салып болгатырга. 1 ысул: табаны үсемлек мае белән майларга, ләвәшне җәяргә, өстенә эчлекне салырга һәм тагын бер ләвәш белән ябарга. Өстенә угычтан уылган сыр сибәргә була. Табаның өстен каплап 7 минут сүрән утта пешерергә. 2 ысул: ләвәшне рулет итеп төрергә һәм турарга. Аннары башка ингредиентларны белән бергә кушып болгатырга. Табаны майларга, массаны табага салырга һәм капкачын ябып пешерергә. ❓❓❓Кызлар, ә сез иртәнге ашка ниләр пешерәсез?

