Балачак тәме❤ — 2 августа 2026 г. в 17:32:55.121
Балачак тәме❤ ЭРЕМЧЕКЛЕ БОҖРАЛАР (ТВОРОЖНЫЕ КОЛЬЦА) Камыр⤵️ Ак май ~ 100 г Су ~ 200 мл Тоз ~ 0,5 чәй калагы Он ~ 200 г Йомырка ~ 5 штук Эчлек⤵️ Ак май ~ 150 г Шикәр пудрасы ~ 100 г Эремчек 9%лы ~ 500 г Куертылган сөт ~ 80 г 🔆Ак май, тоз һәм суны кәстрүлгә салып, кайнау хәленә җиткерәбез 🔆Әкренләп он салып, камыр әзер булганчы болгатып торабыз. Зур төер булып җыелгач, уттан алып 40 градуска кадәр суытабыз 🔆Йомыркаларны өстәп, камырны төерләре беткәнче болгатабыз, кондитерлар капчыгына салабыз 🔆Формага пищевая бумага җәеп, камырны боҗра формасында салып чыгабыз 🔆200 градуска кадәр җылытылган духовкада 5 минут пешерәбез, аннан соң температураны киметеп, тагын 20-25 минут пешерәбез 🔆Суытабыз Крем⤵️ Ак май белән шикәр комын күпертәбез. Эремчек белән куертылган сөт өстибез, матур масса килеп чыкканчы күпертәбез Крем әзер👍 боҗраларны бераз пычак белән ярып, крем тутырабыз! Бик тәмле😋 Саклап куегыз📌 Рецепт ошаса❤❤❤

