Перейти к содержимому
Максиметер

Бишбармакны без дә бик яратабыз. Аны мин ат, сарык , сыер һәм тавык итеннән пешерәм. Би...

Бишбармакны без дә бик яратабыз. Аны мин ат, сарык , сыер һәм тавык итеннән пешерәм. Бик тәмле һәм туклыклы ризык. Башта итне сөяклерәк итне озак итеп кайнатабыз. Шулпа тәмле булсын өчен кишер, башлы суган да салып кайнатам. Шул арада токмач җәеп, аны ромбиклап кисәм. Суганны боҗралап турап, бер савытка салырга һәм майлырак кайнар шулпа, кара борыч сибеп, өстен каплап томаларга кирәк. Ит пешеп чыккач, шулпаны сөзеп, итне аерым савытка турарга. Ә шулпага бәрәнгене урталайга гына ярып, пешереп алырга. Аннары аны аерым савытка алып, шул кайнап торган шулпага ромбиклы токмачны пешереп алырга. Барлык ингридиентлар пешкәч, аерым сай һәм зур савытка башта ромбиклы токмач, анын остенә пешкән һәм туралган ит, пешкән бәрәнге һәм иң өскә томалап йомшарган суган салып , матур итеп бизәргә. Яшеллек салып матурларга. Шулпаны аерым касәгә салып бирергә. Бик тәмле ризык. Пешереп карагыз!!!

2 328 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 120 подписчиков · Еда и рецепты

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.