ТОЗЛЫ МЕНДӘРДӘ ПЕШКӘН ТАВЫК — 27 августа 2026 г. в 14:27:30.460
ТОЗЛЫ МЕНДӘРДӘ ПЕШКӘН ТАВЫК Әлеге ысул белән кыздырылган тавыкның ите сусыл була, артык тозлы да, майлы да булмый ул. Пешерүе дә бик тиз – бер дә мәшәкатьле түгел. Тиресе дә кетердәп кенә тора аның. Бәйрәм табынына да бик яхшы гына булачак. Пешереп карагыз, үкенмәссез. Кирәк: * 1 кг чамасы тавык; * 0.5 пачка тоз Тозны табага тигез итеп җәябез. Тавыкны тоз өстенә салабыз. Салкын духовкага куябыз. Духовка 200 градуса кадәр җылынгач, 1 сәгать кыздырабыз. Элбэттэ тозны аннары ташлыйбыз. Сезнен Лилиягез

