Рецепт сорый башладыгыз. Остэрэк язылган иде бит. — 1 сентября 2026 г. в 18:52:41.266
Рецепт сорый башладыгыз. Остэрэк язылган иде бит. Рецептларнын ошаганнарын узегезгэ саклап барыгыз. Поиск аркылы да кирэкле Рецептны да эзлэп табарга була бит. Тагын бер язам. Алмадан рулет. 4 йомырканы 150 гр шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз, 200 гр онга 1 пачка разрыхлитель кушып болгатабыз да йомыркалы катнашмага кушып, тагын яхшылап болгатабыз. Камыр кибет каймагы куелыгында булырга тиеш. 7-8 уртача алманы эре угычтан уабыз , мин кабыгыннан чистартмадым, шулай да тәмле. Чистартасыгыз килсә, сезнен күнел ничек тели, шулай эшләгез яме. Алмаларны угач, лимон согы сыгабыз, бераз шикәр комы (анысы да сезнең теләк белән), мин корица да сиптем бераз. Духовканын зур табасына селиконизированный пергамент жэябез, бераз майлап алсак та ярый. Аннары угычтан уган алманы җәябез. Өстенә сыек камырны агызабыз. Алдан җылытылган духовкада 180 гр 20 минут тирәсе пешерэбез. Пешеп чыккач, табадагы камырны астан өскә әйләндерергә кирәк (мин такта ярдәмендә әйләндердем). Алмалы ягы өстә калырга тиеш. Кайнар килеш рулет итеп тыгызлап төрәбез һәм шикәр пудрасы сибәбез. Шарлоткага охшаган пирог бу. Әмма минекеләр тагын да тәмлерәк дип ашадылар. Мактап торгач , пешерүе дә күңелле бит Комментарийларда сорауларыгызны языгыз. Сезнен Лилиягез

