Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 23 сентября 2026 г.
Баклажаннан рулетлар 🍆
Баклажаннан рулетлар 🍆 Баклажанны катламнарга турыйбыз. Тозлы суда әчесе чыксын өчен 5 минутка калдырабыз. Салфеткада корытабыз. Аерым савытка йомырка сытабыз, тоз салып йомырканы туглыйбыз. Икенче тарелкага сухари панировачные салабыз. Баклажанны алабыз, йомыркага ике ягын да манчып алабыз да бер ягын сухарига тыгып алабыз. Сухарилы ягын өстә калдырып пергамент кәгазе җәелгән табага тезәбнз. 180 гр духовкада 15 мин пешереп алабыз. Сухари булмаган ягына эчлек салып, рулетлар ясыйбыз. Эчлек өчен мин творожный сыр, майонез чикләвек кулландым. Помидор, салат яфрагы да өстәргә була. Бу бик тәмле🔥 Нәкъ шундый рулетны кабачки белән дә ясарга була. Панко дигэн сухарики Валберистан алдым. Сезнен Лилиягез