Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 23 сентября 2026 г.
Кызыл чөгендер салаты!
Кызыл чөгендер салаты! Әнием авылда кызыл чөгендердән салат ясый әле. Рецепт сорап алдым. Аны борщ ясаганда кулланырга була. Под шубой салатына да уңайлы. Болай ашарга да бик тәмле. 3 кг чөгендерне кабыклы килеш пешерәбез. Чистартып угычтан уабыз. Шуңа 4 аш калагы шикәр комы, 1 аш калагы тоз, 1 стакан көнбагыш мае салып 15 минут кайнатабыз. Шуннан соң 80 гр 9 % уксус салып тагы 3 минут кайнатып алабыз да, парландырылган банкаларга тутырып ябып куябыз. Сез дә ясап карагыз. Әниемә рәхмәт рецепт өчен. Сезнең Лилиягез