Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 16 сентября 2026 г.
Тавык филесыннан котлет
Тавык филесыннан котлет Кирәк була: Тавык филесы - 500гр. Суган - 1шт. Батон - 2-3кисәк Йомырка - 2шт. Майонез - 1а.к. Тоз, борыч тәменчә Тавык филесын юып вак кисәкләргэ турыйбыз. Суганны шакмаклап турыйбыз һәм әз генә майда кыздырып алабыз. Савытка туралган тавык итләрен, кызган суганны, сөттә йомшарткан батонны салабыз, йомырка сытабыз, майонез, тоз, борыч өстибез. Яхшылап болгатабыз. Табага май салып кыздырабыз, кашык белән ясалган массаны салып чыгабыз. Ике яктан да 5-7 минутлап кыздырабыз. Табынга чыгарганда гарнир белән бирәбез. Тәмле булсын! ©Алинә Мәҗидуллина