Ни өчен Сөяркә дип аталганын белмим . Интернет челтәрләрендә күреп ясап карадым. Безг...
Ни өчен Сөяркә дип аталганын белмим . Интернет челтәрләрендә күреп ясап карадым. Безгә ошады. Сөяркә салаты. Бу салат өчен чөгендерне пешереп , уртача угычта уарга кирэк. Чи кишер шулай ук терка аша кырыла(мин уртача кыргыч аша уздырдым). Йөземне яхшылап юарга хэм табага эз генэ май салып кыздырып алырга. Яисэ квйнар су салып бурттереп алырга. Мина кыздыргач ныграк ошый. Йомшарган йөземне кишер һәм майонез белән бутап куярга. Каты сырны уртача угычта уарга, 2 тырнак сарымсакны изәргә, сыр һәм майонез белән бутарга. Хәзер салатны җыябыз. Тарелкага кишер, йозем, майонезлы катнашманы 1 слой итеп җәябез. Чи кишер алына!!!! 2 слойга сыр, сарымсаклы майонезлы катнашма җәелә. 3 слой.га кызыл чөгендер җәелә , аның остеннән майонез сылыйбыз. Ин өскә мин гранат төшләрен тездем. Әстерхан чикләвеге булса, гранат урынына чикләвек сипсэгез дә тәмле була Салатта яшелчәләр генә булганлыктан, бик җиңел. Ашарга да тәмле. Ясап карагыз әле