📮 « Киләчәккә хат»: 11 төркемдә «Игелекле уеннар» чарасы.
📮 « Киләчәккә хат»: 11 төркемдә «Игелекле уеннар» чарасы. Кичэ без вакыт машинасын кабыздык һәм кечкенә генә тылсымлы сәяхәт ясадык! Ләкин бу гадәти сәяхәт түгел иде — ул йөрәкләр аша узды. Безгә үткәннәрдэн хат килде — аны моннан 50 ел элек яшәгән балалар язган. Алар безне җырларын онытмаска сораганнар. Без дә киләчәккә хат яздык — 50 елдан соң яшәячәкләр балалар өчен! ✨ Бу уенның сере нәрсәдә? Балаларда үткән, бүгенге һәм киләчәк арасындагы бәйләнешне тою хисен формалаштыру, шулай ук җырларны һәм гореф-гадәтләрне киләчәк буыннар өчен саклап калу өчен җаваплылык тәрбияләү. Бу уен балаларның иҗади сәләтләрен генә үстереп калмый, ә аларга мәдәни мирасны саклау мөһимлеген аңларга да ярдәм итә.💫