Кулларым сузылган бушлыкка
Кулларым сузылган бушлыкка Күзләрем томанда эрегән. Кайдадыр паровоз тавышы. Өлгерәм әле мин, өлгерәм. Вокзаллар кырмыска оясы, Кемнәрдер китәдер, кайтадыр. Күренми бернәрсө, күренми. Паровоз янәшә, кайдадыр... Көзләрнең яңгырлы кичләре, Томанлы иртәләр арада. Менә ул, таптым дип киләсең, Ул томан шикелле тарала. Без һаман нәрсәдер көтәбез. Кемнәрдер кайтадыр, китәдер. Беләбез, Вакыт тиз йөгерә, Тик, соңга калабыз нигәдер. Күренми паровоз һаман да, Әйтерсең томанда эрегән. Өлгерәм әле мин, өлгерәм, Йөгерәм әле мин, йөгерәм... Рәниф Шәрипов
Канал в каталоге Максиметера
940 подписчиков · Книги