7 июньдә Арча шәһәренең Үзәк стадион балалар мәйданчыгында «Арча 10 нчы номерлы балалар... — 9 июня 2026 г. в 03:10:04.878
7 июньдә Арча шәһәренең Үзәк стадион балалар мәйданчыгында «Арча 10 нчы номерлы балалар бакчасы» коллективы татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга багышланган күңелле ярышлар уздырды. Нәни Арчалылар милли халык уеннарында бик теләп катнаштылар. Алар капчык киеп йөгерү, таяк тартышу, кашыкка йомырка салып узышу һәм чүлмәк вату кебек ярышларда зур дәрт белән көч сынаштылар. Мәйданчык балаларның шат елмаюлары һәм чын милли бәйрәм атмосферасы белән тулды. Педагогларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, нәни арчалылар вакытны күңелле үткәреп кенә калмадылар, ә татар халкының бай традицияләре һәм мәдәнияте белән якыннанрак таныштылар. Бәйрәм ахырында барлык нәни катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм бөтен җәйге каникулларга җитәрлек яхшы кәеф өләшенде! 7 июня на детской площадке Центрального стадиона города Арск педагоги МБДОУ "Арский детский сад №10" провели веселую развлекательную программу, посвященную татарскому народному празднику Сабантуй. Маленькие жители города приняли участие в весёлых народных играх и традиционных забавах. Дети с азартом соревновались в беге в мешках, перетягивании палки, эстафетах с ложками и разбивании горшков. Площадка наполнилась звонким детским смехом, искренними улыбками и атмосферой настоящего национального праздника. Благодаря стараниям педагогов, юные арчане не только весело провели время, но и ближе познакомились с богатыми традициями и культурой татарского народа. В завершение праздника все маленькие участники получили заслуженные сладкие призы и отличный заряд бодрости на все летние каникулы! #Сабантуй2026

