1 нче август көнне Арча стадионында "Ат көне" фестивале үтте. Ул быел унберенче тапкыр ... — 4 августа 2026 г. в 12:31:27.235
1 нче август көнне Арча стадионында "Ат көне" фестивале үтте. Ул быел унберенче тапкыр узды. Бәйрәм үзенчәлекле һәм масштаблы оештырылган. Мәйданда спорт ярышлары барды,җыр- моң яңгырады. Бәйрәмнең төп күрке атлар булды. Җигүле атлар узды,ат чабышлары оештырылды. Безнең бакча коллективы да бәйрәмнән читтә калмады. Педагогларыбыз нәниләр өчен күңелле уеннар оештырдылар. Балалар "атка атланып"чаптылар, атка алмалар ташыдылар,капчык киеп сикерделәр,биеп, җырлап,татар халык уеннары уйнадылар. Ә аннан уенда катнашкан һәр бала истәлекле бүләккә ия булды. Бәйрәм күңелле мизгелләр белән истә калды. #АтКөне

