«Баланың акылы – аның бармак очында» — 13 августа 2026 г. в 13:51:07.710
«Баланың акылы – аның бармак очында» Мәктәпкәчә балачак –бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр. Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән,тойган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар . Минем фикеремчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш төрләреннән санала. Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Бүген исә балалар алманың ниндә төсләрдә булуын белделәр. Алманы матур итеп буярга тырыштылар. 3-4 яшькә кадәр бала үзенең кичерешен гади сызыклар белән белдерә, ә үсә төшкән бала рәсеменең сыйфаты белән кызыксына башлый. Ул рәсемен мөмкин кадәр табигыйрәк ясарга омтыла, ә шөгыльдән соң анда үзенең рәсеме белән соклану хисе туа. Бала сәнгатенең, сурәтләү эшчәнлегенең үсеше өчен балаларның кызыксынуларын да исәпкә алырга кирәк. Шөгыльләр кызыклырак үтсен өчен , эшне төрле формада, кызыклы темаларга үткәрергә кирәк.

