Җәйге кояшлы көндә балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары чын тикшеренүчеләргә ... — 23 июля 2026 г. в 08:36:58.877
Җәйге кояшлы көндә балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары чын тикшеренүчеләргә әйләнделәр. Саф һавада йөргәндә, без балалар белән бакчадагы матур чәчәклек янына җыелдык. Биредә чын могҗиза туган иде: кызыл, ак, ал, шәмәхә һәм сары чәчкәләр кояшка карап елмаялар. Балалар һәр чәчәкнең үсешен зур кызыксыну белән күзәттеләр. Аларның яфракларын, сабакларын җентекләп карадылар, төрле төсләренә сокландылар. Сабыйлар үсемлекләрнең дә җанлы булуын, аларның үсүе өчен кояш нурлары, су да, назлы тәрбия кирәклеген аңладылар.

