Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән табигать дөньясына гаҗәеп сәях... — 28 июля 2026 г. в 08:09:53.609
Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән табигать дөньясына гаҗәеп сәяхәт ясадык. Алар болын, урман, кыр һәм клумба чәчәкләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар чәчәкләрнең төрлелеге, аларның үсү урыннары һәм табигатьтәге әһәмияте турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр.Әңгәмәбез бик җанлы, мавыктыргыч һәм файдалы узды. Иң мөһиме — алар чәчәкләрне өзмәскә, таптамаска һәм табигать матурлыгын сакларга кирәк дигән фикергә килделәр.

