Китапларга мәхәббәтне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә китапханә һәм балалар бакч... — 9 апреля 2026 г. в 10:20:40.451
Китапларга мәхәббәтне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә китапханә һәм балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек кирәк. Бүген балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары китапханәгә экскурсиягә керделәр. Балалар китапханә белән турыдан-туры танышып, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм балалар китаплары белән таныштылар, "Әкиятләр иле буенча" викторинада катнаштылар. Шулай ук китапханәче Гөлчәчәк Айратовна “Кеше һәм космос” темасы буенча бик куп мәгьлүмат бирде. Космоска кагылышлы китаплар күрсәтте, балалар пазллар төзеделәр, мультфильм карадылар. Китапханәче белән очрашу балаларга бик кызыклы булды, чөнки китаплар белән аралашу кешене баета, аны яхшырак һәм матуррак итә.

