Аш Буҗи балалар бакчасында бик файдалы һәм күңелле чара узды! Өлкән һәм мәктәпкәчә яшьт... — 31 марта 2026 г. в 13:58:40.575
Аш Буҗи балалар бакчасында бик файдалы һәм күңелле чара узды! Өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында "Игьтибар, юл" дигән чара булды. Бу чара, юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган эстафета ярышы формасында үтте. Балалар светофор сигналларын искә төшерделәр , юл билгеләрен таныдылар, машина йөртүчеләр булып кеглилар аша дөрес йөрергә өйрәнделәр, төрле кызыклы биремнәр үтәделәр һәм табышмакларга җавап таптылар. Алар үзләренең җитезлекләрен, игътибарлылыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Чара бик җанлы, кызыклы һәм файдалы узды! Әлеге чарада Кукмара районы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" бүлекчәсе җитәкчесе Яковлева Елена Владимировна да катнашты. Балаларга истәлекле бүләкләр калдырды.

