МБДОУ-Ленинский детский сад Тюлячинского района РТ
Образование · 3 ноября 2026 г.
Лесной балалар бакчасында сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү һәрдаим алып ба...
Лесной балалар бакчасында сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү һәрдаим алып барыла. Бүген безнең "Сулыклар янында сак булыйк" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар тәрбияче белән "нәрсә ярый", "нәрсә ярамый" дигән сорауларга җавап таптылар. Көз көне көннәр салкын була башлауга, су өсләре юка боз белән каплана. Бу балаларны "Әздәгез, ничек рәхәт шуып карагыз" дигән кебек ерактан ук ялтырап үзенә чакырып тора кебек. Юк, ярамый! Беренчедән, әле көннәр без уйлаганча салкын түгел, җиһанда көз -китәсе килмичә тартыша, чөнки әле ноябрь ае. Икенчедән, без боз өстенең ныклыгын белмибез (әле кыш аена кермәгән икәнне төгәл беләбез!) Өченчедән, яныбызда өлкәннәр булырга тиеш. Кагыйдәләрне дөрес үтәмәгәндә, куркыныч хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә балалар суның безнең өчен дошман да булырга мөмкин икәнен белеп торырга тиеш. #сулыклардасакбулыйк #безопастностьнаводныобъектах