МБДОУ-Ленинский детский сад Тюлячинского района РТ
Образование · 3 ноября 2026 г.
Бүген безнең Лесной балалар бакчасында "Күп милләтле халкым минем" дигән темага әңгәмә...
Бүген безнең Лесной балалар бакчасында "Күп милләтле халкым минем" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең төп максаты Татарстан Республикасында яшәгән барлык милләт халыкларының тормышы, көн- күреше, үзләренә генә хас гореф- гадәтләре белән танышу иде. Балалар илебездә яшәгән халыкларның нинди милләттән булуына карамастан хөрмәт итәргә кирәклеген, дуслык- татулык җепләренең ныклыгын өзмәскә кирәклеген аңладылар. Һәр халыкның үзенә генә хас милли үзенчәлекләрен белү, гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре белән танышу балалар өчен бик кызыклы булды. Тәрбияче әңгәмә ахырында: "Илебез тыныч, күгебез аяз булсын! Халыклар үзара дус булганда гына безнең киләчәгебез матур була"- диде. #Деньнародногоединства #Халыкларбердәмлегекөне