16 нчы апрель «Корстон» сәүдә үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган ... — 23 апреля 2026 г. в 13:56:05.871
16 нчы апрель «Корстон» сәүдә үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган Бөтенрэсэй туган тел форумы узды. Бу зур вакыйга педагогларны, мәдәният эшлеклеләрен, методистларны, туган телне саклауга һәм үстерүгә битараф булмаганнарны берләштерде. Тантаналы шартларда Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында бакчабыз мөдире Ләйлә Мансуровнаның жину яулавы безнен балалар бакчасы өчен аеруча горурлык булды. Ул Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатына лаек булды. Бу бүләк-аның күпьеллык хезмәте, үсеп килүче буынны туган тел һәм мәдәният гореф-гадэтлэре тәрбияләүгә керткән өлеше. Балалар бакчасы коллективы Ләйлә Мансуровнаны олы бүләкләре белән чын күңелдән котлый! Алга таба да ижади уңышлар телибез🎊💐🥰

