Космонавтика Көне 12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.Нәкъ менә 1961 елның... — 10 апреля 2026 г. в 12:50:26.511
Космонавтика Көне 12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.Нәкъ менә 1961 елның шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла. Шушы көн уңаеннан бакчада “Балаларга космос һәм Юрий Гагарин турында” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чара барышында балалар иң героик вакыйгаларның берсе белән таныштылар. 1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Восток космик корабында планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин оча. Балалар беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы, кеше өчен Космоска юл салган хайваннар тормышы,беренче хатын-кыз-космонавт Валентина Терешкова турында белделәр. "Ракета төзе","Җир шарын урнаштыр","Ракетага ягулык сал" кебек хәрәкәтле,интеллектуаль һәм җырлы-биюле уеннар башкардылар.

