Бакчабызда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы ... — 23 апреля 2026 г. в 13:38:06.957
Бакчабызда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Чараның төп максаты балаларны Габдулла Тукайның бай әдәби мирасына тарту, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү иде.Балалар бакчасының барлык яшь төркемнәре дә шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерделәр. «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белэн сарык», һ.б. шигырь һәм әкият геройларын бик оста башкардылар. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дә читтә калмады, Тукай әсәрләрендәге геройларга һәм шагыйрь тормышына багышланган кул эшләре бэйгесендэ бик актив катнаштылар. Мондый вакыйгалар буыннар бәйләнешен сакларга ярдәм итә һәм балаларга кечкенәдән үк әхлакый кыйммәтләр тәрбияли.

