Һәр сум — Җиңүгә ярдәм!
Һәр сум — Җиңүгә ярдәм! Актанышның беренче санлы мәктәбендә яңа уку елы башлану белән ел саен Игелек ярминкәсе үткәрелә. Быел укучылар, укытучылар һәм ата-аналар әлеге изге башлангычны өченче тапкыр дәвам итте. Ярминкәдә җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы якташ солдатларга ярдәм итү өчен җибәреләчәк. Шуңа күрә биредә һәркем бер фикер белән катнаша: һәр сум — ул ярдәм. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша Мәктәп директоры Альберт Мансуров ярминкәдә катнашкан һәркемгә — ата-аналарга, сыйныф җитәкчеләренә һәм укучыларга рәхмәтен белдерде. Чыннан да, ярминкәгә әзерлек барлык сыйныфларда да алдан ук башланган. Ата-аналар балалары белән өйләрендә ризыклар әзерләгән, бакчаларында үскән яшелчә-җимешләрен алып килгән. Ә укучылар сату өстәлләрен бизәп, үз товарларын тәкъдим итте. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/igelekle-aktanys/har-sum-inuga-iardam