Бүген , 30 сентябрь көнне, Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә Актанышбаш китапханәчесе, балала...
Бүген , 30 сентябрь көнне, Әҗәкүл башлангыч мәктәбендә Актанышбаш китапханәчесе, балаларны "хокук", "бурыч", "закон" төшенчәләре белән таныштыру, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү, законга хөрмәт тәрбияләү максатыннан укучылар белән "Минем хокукларым һәм бурычларым" дип аталган тематик уен оештырды. Укучылар төрле уеннар, әкият геройларының гамәлләре аша үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Чара ахырында Эльвира апалары хокуклар һәм бурычлар язылган белешмәлек тапшырды.