Бүген ветераннарыбызны хөрмәтләдек. Мәктәп ишекләре иң хөрмәтле, зирәк һәм кадер...
Бүген ветераннарыбызны хөрмәтләдек. Мәктәп ишекләре иң хөрмәтле, зирәк һәм кадерле кунаклар — ветеран укытучылар өчен ачылды. Кичәбез укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды. Актлар залы җылылык һәм рәхмәт хисләре белән тулды. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны янында дәвам итте . Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез безнең мәктәбебездә бер-берегезгә иңне иңгә куеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткәнсез, район, республика күләмендә уку йортыбызны танытуга үзегездән зур өлеш керткәнсез. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.