Бишенче октябрь – халыкара укытучылар көне узды. Әлеге бәйрәм һәр мәктәптә дә зурлап үт...
Бишенче октябрь – халыкара укытучылар көне узды. Әлеге бәйрәм һәр мәктәптә дә зурлап үткәрелә. Безнең мәктәп тә бу чарага алдан ук әзерләнә башлады. Укучылар укытучыларга күп кенә бүләкләр әзерләде. Аларга мәктәп тормышына бәйле сораулар биреп видеоролик төшерде. Бишенче октябрь иртәсендә укучылар үзидарәсе укытучыларны мәктәп ишеге яныннан ук чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Шулай ук, котлауларга әти - әниләребез дә кушылды.