4 октябрь көнне, Башкортстан Республикасының Югары Яркәй авылында "Чемпион юлы" дигән ...
4 октябрь көнне, Башкортстан Республикасының Югары Яркәй авылында "Чемпион юлы" дигән дәрәҗәле турнир узды. Анда безнең егетләребез(5а сыйныф укучылары: Амирянов Әмин, Миннахметов Нияз, Хафизов Рамазан, Валиев Альмир) бик шәп уен күрсәттеләр һәм беренче урынны яулап кайттылар. " Иң яхшы уенчы" исеменә Амирянов Әмин ия булды. Ярышларга иң көчле командалар җыелды, әмма яшь спортчылар чын характер, җиңүгә омтылыш, бердәм команда эше күрсәттеләр. Бу зур җиңү- тырыш күнегүләр, дисциплина һәм , әлбәттә, спортка зур мәхәббәт нәтиҗәсе. Бу уен артында уенчыларның таланты гына түгел, ә аларның остазлары - Гыйльфанов Рамиль Гамил улының зур хезмәте һәм әти-әниләрнең ярдәме дә тора. Чын күңелдән команданы җиңүләре белән котлыйбыз! Сез -безнең горурлык!