МБОУ "Амикеевская ООШ" Муслюмовского муниципального района РТ/ ТР Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Образование · 8 сентября 2026 г.
«Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты — 8 сентября 2026 г. в 10:29:12.494
«Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты 8 сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне. Бу көнне без тел байлыгын, милли традицияләрне һәм күпмилләтле илебезнең бердәмлеген данлыйбыз. Россия — халыклар йорты, биредә йөздән артык милләт вәкилләре дуслыкта яши, һәрберсе үз туган телендә сөйләшә, үз мәдәниятен саклый. Бүген мәктәбебездә «Россия — халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты узды. Бу чараның максаты — укучыларда туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, Россия халыкларының мәдәни мирасына ихтирам формалаштыру. Диктант өчен Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» әсәреннән өзек алынды. Рәсүл Гамзатов — Дагстанның һәм бөтен күпмилләтле совет әдәбиятының символына әверелгән күренекле шагыйрь. Аның иҗаты халыклар дуслыгына, туган җиргә мәхәббәт, бердәмлеккә багышланган. Безнең укучылар, укытучылар диктантта катнашуга зур кызыксыну һәм җаваплылык белән карадылар. Алар өчен өчен бу чара грамоталылыкны тикшерү генә түгел, ә үзеңне зур һәм дус халыкның бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә иде. Мондый акцияләрдә катнашу укучыларга туган телнең һәм башка халыклар телләренең кыйммәтен яхшырак аңларга ярдәм итә. Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации

