МБОУ "Амикеевская ООШ" Муслюмовского муниципального района РТ/ ТР Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Образование · 30 мая 2026 г.
Кичә «Куркынычсыз җәй» темасына районкүләм онлайн-киңәшмә узды. Чарада Мөслим районы ба... — 30 мая 2026 г. в 11:04:46.074
Кичә «Куркынычсыз җәй» темасына районкүләм онлайн-киңәшмә узды. Чарада Мөслим районы башлыгы урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Азат Әхмәтҗанов, шулай ук төп ведомстволар вәкилләре катнашты. Профилактика мәсьәләләре буенча полиция начальнигы урынбасары Ирек Бакиев, прокурор ярдәмчесе Рогачевская А.С., гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Вильям Тайбактин, Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәгенең Мөслим районындагы кадрлар бүлеге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдретдинов чыгыш ясады. Катнашучылар җәйге каникуллар чорында балалар һәм яшүсмерләр иминлеген тәэмин итүнең төп мәсьәләләрен тикшерделәр. Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, янгын куркынычсызлыгына, караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалауга, шулай ук җәйге хезмәт белән тәэмин итү һәм файдалы ял оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Фотолар - район мәгариф идарәсеннән. #БалаларИминлеге #Җәй2026 #Мөслим #Киңәшмә

