Бүген гимназия күләмендә 1-4 нче сыйныф укучылары арасында көзге бәйрәмнәр гөрләп үтте.
Бүген гимназия күләмендә 1-4 нче сыйныф укучылары арасында көзге бәйрәмнәр гөрләп үтте. Көз — табигатьнең иң матур, мул һәм серле фасылларының берсе. Ул алтынсу-сары яфраклары, кыргый җиләкләрнең соңгы тәме, бакчалардагы уңышның муллыгы белән истә кала. Бу вакытта кешеләр табигать белән аеруча якыная, аның белән хушлаша һәм кышка әзерләнә. Көзге бәйрәмнәр нәкъ менә шушы мизгелләрне мәңгеләштерү, шатлык һәм рәхмәт хисләрен уртаклашу максатыннан оештырылды. Бүгенге бәйрәмдә укучылар бик теләп уйнадылар, әти-әниләр дә булышлык итте,сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп әзерләгән бәйрәм шауга әйләнде. Һәркемнең көзге "Мисс һәм Мистер " буласы килде. Музыка,уен,кием,бию конкурс - тамаша,җиңү хисе хозурлыгында бәйрәм күтәренке рухта тәмамланды. Матурлыкны тудыручы Галиуллина Ч.Л. һәм Булатова Д.Р.га зур рәхмәт!