Бүген гимназиябезнең 5-8 нче сыйныфлары өчен «Көзге Мисс һәм Мистер» бәйрәменә багышла...
Бүген гимназиябезнең 5-8 нче сыйныфлары өчен «Көзге Мисс һәм Мистер» бәйрәменә багышланган алтын көзнең алтын парлары: «Көзге Мисс һәм Мистер – 202X» бәйрәме тамашасы булды. Күркәм традициягә әверелгән бәйгедә укучылар бу исемгә лаек булу өчен көч сынашты. Көз темасына багышланган шигырьләр сөйләп, үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәтте,кемдер көзнең моңсу матурлыгын мактап, Тукай шигырьләрен искә төшерсә, икенчеләре көзге уңыш турында такмаклар әйтте,затлы күлмәкләрдән дәртле биюләр дә башкарылды. Кыскасы, бәйрәм чарасы ВАУ булды!!! Иң көтелгән мизгел! Катнашучылар үзләре ясаган киемнәрдән – яфраклардан, газета кәгазеннән, чәчәкләрдән тегелгән күлмәкләр һәм костюмнардан сәхнәгә чыктылар. Бәйге бик киеренке, ләкин дустанә рухта барды. Һәр катнашучы җиңүгә омтылды, әмма иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу һәм күңелле мизгелләрне бергә кичерү булды. Жюри әгъзаларына җиңел булмады, чөнки һәрберсе үзенчәлекле һәм талантлы иде. Шулай да, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Тантаналы мизгелләр: * «Көзге Мисс» һәм «Көзге Мистер» * «Тамашачы мәхәббәте» * «Иң иҗади Мистер» * «Иң сөйкемле Мисс» Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга грамоталар тапшырылды. «Көзге Мисс һәм Мистер – 202X» бәйгесе тагын бер кат безнең гимназиябездә нинди сәләтле, матур һәм актив яшьләр укуын күрсәтте. Алтын көзнең бу якты мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр.