Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар башлана. — 28 мая 2026 г. в 03:57:15.721
Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар башлана. Имтиханнар – ул бик җаваплы процесс. Алар укучының белем дәрәҗәсен генә түгел, ә тырышлыгын, сабырлыгын һәм катлаулы хәлләрдә үзен тота белү сәләтен дә сынап карый. Имтиханнарда уңышлар телибез! Сезнең һәрберегезгә үз көчегезне максималь дәрәҗәдә күрсәтергә, тыныч булырга һәм аек акыл белән фикер йөртергә насыйп булсын. Хәерле сәгаттә!

