Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА — 27 июля 2026 г. в 18:56:06.286
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА ТУГАН-ҮСКӘН ЯКЛАРЫМ Туган үскән якларым ла, Болыннарым-кырларым. Сездә тудым, сездә үстем, Ләкин сездә тормадым. Җилләр булып очып килим Газиз туган ягыма, Бик сагындым сезне, диеп Әйтим туганнарыма. Сусавымны басар кебек Туган як чишмәләре. Җилләрнең дә иң назлысы Шул яктан искәннәре. Җилләр булып очып килим Газиз туган ягыма, Җәйләремә кайтыйм әле, Кышларыма-языма. Кадерледән дә кадерле Туган-үскән ил генә. Чит-ят җирләр күп булса да, Туган җирем бер генә. Җилләр булып очып килим Газиз туган ягыма, Бик сагындым сезне, диеп Әйтим туганнарыма. Алсу Закирова фотолары. ВК төркемендә #МөслимБу флешмобына сез дә кушылыгыз.

