1 октябрь көнне район мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә "Зөя ...
1 октябрь көнне район мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегендә "Зөя буе татарлары" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ул чарада мәктәбебезнен тарих укытучысы Хәйруллина А.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина А.Ф белән 10 сыйныф укучылары катнашты. Анда күренекле галимнәр белән бергә районыбыз тарихын өйрәнүчеләр дә чыгыш ясады. Барлык тыңлаучылар өчен файдалы, кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар, туган төбәгебез тарихы, танылган шәхесләре белән чын күңелдән горурлык хисләре кичердек