Мансур, шәһәргә кайтуга, Наил утырган колониягә шалтыратып, аның шушы көннәрдә азат ите...
Мансур, шәһәргә кайтуга, Наил утырган колониягә шалтыратып, аның шушы көннәрдә азат ителеп туган ягына кайтып китүе турында белешмә алды. Димәк, бу – Наил эше. Ул, җитәкчеләре янына кереп, машина сорап алды һәм, Наилне эзләп, сазлык күленә барырга уйлады. «Аңа вакытлыча качып ятар өчен иң кулай урын – шул сазлык күле», – дип фикер йөртте ул. Анда җитәрәк, машинасын калдырып, җәяүләп барырга уйлады. Өй каршында машина торганын күргәч туктап калды. Аучылар булгач, Наил монда туктамас, дип уйласа да, өйгә кереп чыгарга булды. Артык тавыш чыгармаска уйлап, Мансур сак кына өйгә якынлашты. Белеп булмый, нинди кешеләр бит әле, бәлки, браконьерлардыр. Мондый тыныч урыннарда аларның законнары үзләре белән һәм бернидән дә чирканып тормыйлар, дип уйлады ул. Өй почмагына килеп җитәрәк, аягы юешкә эләгеп таеп китеп, чүт кенә егылмыйча калды. Нәрсәдер суйганнар, ахры, дип уйлады ул, кан чәчрәгән үләннәргә игътибар биреп. Өйалды ишеге тупсасы да кып-кызыл канга буялган. Юньле кеше ишек төбендә мал суймас, болар лыкма исерекләрдер, дип уйлап, ул сак кына өй ишеген ачты. Аның борынына, сасы искә буталып, шашлык һәм аракы исе бәреп керде. Якты һавадан караңгы өй эченә кергән уңайга аның күзләре берни дә абайламады. – Менә ничек, минем иң күралмаган дошманым үзе минем судыма килә! – дигән тавышка Мансур сискәнеп китте. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. Алай гына да түгел, күңеле белән үз-үзен әзрәк шелтәләп тә куйды. Югыйсә ул бит Наилне эзләп килде. Ә хәзер, кеше үзенең шәүләсеннән курыккан кебек, кисәк кенә аның әйткән сүзләреннән сискәнеп китте. – Әйе, мин сине эзләп килдем. Синең әле тегендә ясаган явызлыкларың гына җитмәгән, кайтып керүеңә монда да җитешкәнсең. Нәрсәсе белән ачуыңны китерде ул карчык? Фирүзәнең әнисе булгангамы, әллә инде син хәзер кеше үтерүне бернигә дә санамыйсыңмы? – Юк, Мансур! Минем беркайчан да кеше үтерергә җыенганым булмады. Шулай килеп чыга инде ул. Яратмыйм мин кешеләрнең минем алда үзләрен югары тотып, әллә кем булып кыланганнарын. Ә Фирүзәнең әнисе белән булган хәл – бөтенләй икенче нәрсә! Ул, минем бөтен хыялларымны юкка чыгарып, малайны минеке түгел, диде. Аның сүзләреннән бөтен җирем калтырый башлады, һәм мин, ачудан үземнең нәрсә эшләгәнемне аңламыйча, үч алу теләге максатыннан кулыма эләккән балта белән аңа чаптым. Бәлки, хәзер үкенәмдер дә, ләкин соң инде. Ә төрмәгә мин башка бармыйм! – Һәркем үзе эшләгән җинаять өчен җавап бирергә тиеш! – Мансур шунда гына сәкегә сузып салынган канга баткан ике үле гәүдәне күрде. – Болары тагын нәрсә? Тагын синең эшеңме? Син маньякка әйләнгәнсең, ахры! Боларның нинди гаепләре бар? – Мансурның ачу катыш гаҗәпләнүдән күзләре кысылып, йөзе кырысланып калды. – Болар миңа берни дә эшләмәделәр. Мин аларның кем икәнлекләрен дә белмим. Ләкин болар гади эшче халык түгел, ә бугорлар булырга тиеш. Шундый кешеләр, мине алдап, тормышымны упкынга илттеләр. Шундыйлар аркасында мин бүгенге көндә куылган ерткычка әйләндем. Менә хәзер алар миңа үзләренең документлары белән яңа тормышка аяк басарга ярдәм итәрләр. Ә үзләрен шушы өйдә яндырачакмын. Исереп янып үлгәннәр дип уйласыннар. Ә сине теге вакытта миңа тагарга уйлаган егерь янына сазлыкка батырачакмын, – дип, Наил Мансурга тегеләрдән алган пистолетын терәде. Мансур бу кадәресен көтмәгән иде. Хәзер аңа Наил селкенергә дә ирек бирмәячәк. Ләкин нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде. Ничек тә булса башын бутап, тизрәк үч алу теләген аз гына булса да йомшартып, вакытны сузарга уйлады. Ә вакыт андый очракларда иң яхшы хөкемдар. Хәзер ул эчендә ниндидер шом сизсә дә, күңеле тынычланып килә иде инде. Ләкин әлеге минутларда, бу хәлдән чыгу өчен, аның башына бернинди дә төпле фикер килмәде. Киресенчә, аның күңелен Наилнең малае турында әйткән сүзләре били башлады. Ничек инде ул Наилнең малае түгел?! Ә кемнеке соң? Әсмабикә апа ачу белән генә әйткәндер. Шулай дигәч, бәлки, чыгып китәр дип уйлагандыр. Юк, монда нидер бар! Наилдән сорарга кирәк, бәлки, ул ачыклык кертер.