Өлкәннәр көне — буыннар бәйләнеше! 🌸
Өлкәннәр көне — буыннар бәйләнеше! 🌸 Көзнең алтынсу яфракларга төренгән, иң матур һәм мул вакытында мәктәбебез ишекләре аеруча җылы һәм якты мизгелләр өчен ачылды. Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсенә күп еллар дәвамында гомерләрен мәктәбебезгә багышлаган, бүген лаеклы ялда булган хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм хезмәткәрләребез кунак булып кайтты. Кунакларыбыз арасында мәктәбебезнең һәр изге башлангычын хуплап, зур ярдәм күрсәтүче олы җанлы иганәчебез, авылыбызның таянычы — Рифкат абый һәм аның тормыш иптәше Гөлнур апа, шулай ук җирле үзидарә башлыгы, хөрмәтле Айрат Камил улы бар иде. Зал тутырып утырган тамашачыны мәктәп укучыларының ихлас чыгышлары соклануга һәм горурлыкка күмде. Укытучыларыбыз җитәкчелегендә әзерләнгән моңлы җырлар, аеруча дәртле биюләр бәйрәмнең һәр мизгелен йөрәккә үткәреп, хисләр дулкынында тибрәтте. Моңсу җырлар күңелләрне нечкәртсә, дәртле көйләр барыбызны да урыннардан кузгатты, беркемне дә битараф калдырмады. Мондый очрашулар — ул үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы ныклы күпер, буыннарның өзелмәс җебе. Без барлык өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кадер-хөрмәттә, бәхеттә озын гомер кичерүләрен телибез. Бәйрәмнең күрке булган, сценарийны оста төзеп, аны йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарган 6 нчы сыйныф укучыларына һәм аларның фидакяр остазлары — сыйныф җитәкчесе Сиринә Зәкиҗановнага чиксез рәхмәтлебез. Сезнең талантыгыз, тырышлыгыгыз һәм җаваплылык хисе нәтиҗәсендә бу көн чын мәгънәсендә онытылмас вакыйгага әверелде. Киләчәктә дә буыннар арасындагы мондый җылы мөнәсәбәт саклансын, мәктәбебезнең уңышлары тагын да арта барсын иде. Сезнең һәрберегезгә иң изге теләкләребезне юллап, киләчәктә дә шулай очрашып, аралашып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.