Апрель ае – Габдулла Тукай туган ай. Шуңа күрә дә ул һәрвакыт милли чараларга бай була.... — 5 мая 2026 г. в 17:16:04.927
Апрель ае – Габдулла Тукай туган ай. Шуңа күрә дә ул һәрвакыт милли чараларга бай була. Мәктәбебез укучылары әлеге чараларда бик теләп катнаштылар һәм уңышларга да ирештеләр. 5 нче сыйныф укучысы Шагидуллин Тимур Казанда Габдулла Тукай музее, Рәссамнар оешмасы тарафыннан оештырылган "Тукай дөньясына сәяхәт" Республикакүләм иҗади бәйгедә катнашкан өчен, сертификат белән бүләкләнде. IV Республикакүләм “Ватан белән горурланабыз! Тукай белән горурланабыз!” бәйгесендә катнашып, 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды. IX Республика “Тукай безнең күңелләрдә” иҗади кул эшләнмәләре бәйгесендә 1 нче дәрәҗә диплом алды (җитәкче Р.Ә.Зарипова). Әфәрин, Тимур!

