МБОУ "Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа"
Образование · 13 мая 2026 г.
Театр- яктылыкка, нурга илтә — 13 мая 2026 г. в 13:40:19.081
Театр- яктылыкка, нурга илтә 12 май көнне "Сәйдәш" мәдәният сараенда «Апуш» балалар театр студиясе Г.Батталованың «Унөч» дип исемләнгән спектаклен куйды. Спектакль бөек язучыбыз Г.Тукай иҗатына, аның тормыш юлына багышланган иде. Кызыклы сюжетка корылган, заманча идеяләр белән сугарылган әлеге спектакль тамашачылар куңеленә бик хуш килде. Әлеге спектакльдә төп рольләрнең берсен гимназиябезнең 8 сыйныф укучысы Заппарова Мәрьям башкарды. Узенең матур тавышы белән ул спектакльдә Тукай шигыренә язылган җырлар да башкарды. Талантлы укучыбызга һәм «Апуш» студиясенә алга таба да зур унышлар юлдаш булсын.

