1А сыйныфы укучылары өчен истәлекле көн булды: алар сыйныф җитәкчеләре Лидия Әхәт кызы ...
1А сыйныфы укучылары өчен истәлекле көн булды: алар сыйныф җитәкчеләре Лидия Әхәт кызы белән бергә Иләбәр авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Аларны ягымлы һәм мөлаем китапханәче Василә Шәйхулловна каршы алды. Ул балаларга китапханә тормышы һәм андагы байлык — китаплар турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар зур кызыксыну белән яңа гына дөнья күргән, күз явын алырлык матур рәсемле балалар китаплары белән таныштылар. Ләкин иң кызыклысы алда иде. Кошлар турындагы әңгәмә балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Алар безнең якларда кышлаучы утрак кошларны һәм җәй җитүгә ерак юлларга кузгалучы күчмә кошларны өйрәнделәр. Бу очрашу балаларның күңелендә табигатькә һәм китапка карата мәхәббәт уяткандыр.