"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере 1 көн Мәктәбебездә укучылар өчен көзге каникул вакытында «Дуслык» ял һәм сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен ачты! Лагерь 7 көн дәвам итәчәк. 🎺 Көн линейкадан башланды: дәүләт гимннары астында флаглар күтәрелде, лагерь ачылышы узды. 🧘♂️ Иртәнге зарядкада көч һәм дәрт туплап, кәефне күтәрдек. 🍎Аннары нәни дусларыбыз мәктәп ашханәсендә файдалы иртәнге аш ашадылар. 🎭 Лидия Әхәт кызы уздырган "Табышмаклар кичәсе"ндә укучылар зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынашты. 🎭 Аннары укучылар Нәфисә Солтанәхмәт кызы җитәкләгән «Балачак» мәктәп театры түгәрәге эшчәнлегендә катнаштылар,үзләрен чын курчак театры артистлары ролендә сынадылар. ⚽ Спорт залы балаларның иң яраткан урыныдыр мөгаен! Монда алар хәрәкәтле спорт уеннары уйнадылар. 🍽️ Тәмле төшке аштан соң укучылар Иләбәр авылы китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Бу көн яңа дуслар, күңелле мизгелләр һәм яңа ачышлар белән истә калачак. Көзге каникуллар кызыклы һәм файдалы булсын! 🌞