🇷🇺 «Дуслык» лагерында — Россия халыклары көне. — 9 июня 2026 г. в 16:19:50.504
🇷🇺 «Дуслык» лагерында — Россия халыклары көне. Бүген мәктәп яны «Дуслык» лагерында «Россия халыклары көне» узды. Бу көн укучыларда илебезнең күпмилләтле тарихына җылы караш уяту, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылды. Көн кызыклы милли уеннар белән башланып китте. Хәрәкәтле уеннар аша укучылар төрле милләтләрнең йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Бу уеннар балаларны берләштереп кенә калмады, ә аларны җитезлеккә, үзара ярдәмләшүгә һәм бердәм булып эшләргә өйрәтте. Көннең икенче яртысында укучылар «Минем Ватаным — Россия» темасына багышланган интеллектуаль викторина уенында катнаштылар. Викторина барышында балалар дәүләт символлары, Ватан тарихы, гүзәл табигате, халыкларның рухи байлыгы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турындагы сорауларга җавап эзләделәр. Көнне йомгаклап, балалар өчен тарихи-патриотик фильм күрсәтелде. Фильм укучыларда туган җиргә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлтелде. Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ

