Бүген "Дуслык" мәктәп яны лагерында "Куркынычсызлык көне" үтте.
Бүген "Дуслык" мәктәп яны лагерында "Куркынычсызлык көне" үтте. Чара барышында балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм викторинада актив катнаштылар. Көннең төп кунаклары – Яңа Шашы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре иде. Алар укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар. Балалар МЧС киемнәрен киеп карап, үзләрен чын коткаручы итеп хис иттеләр, техника белән таныштылар. Көн бик файдалы һәм истә калырлык булды! Кадерле әти-әниләр! Урамнарда, юлларда, сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмагыз. Ял итү урыннарында балаларны караучысыз калдырмагыз, иҗтимагый киңлекләрдә үзеңне тоту кагыйләрен искә төшереп торыгыз. Җәй куркынычсыз, имин булсын. Бала һәрвакыт иң якын кешеләренең игътибарын, мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәсен. Образовательные учреждения Республики Татарстан принимают активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО, мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ